Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Онытырга хакыбыз юк!”

Бүген, 8-нче февральдә, Яшь герой-антифашист көне – тынычлык һәм азатлык өчен көрәштә гомерләрен биргән балалар истәлегенә багышланган үзенчәлекле дата билгеләп үтелә. Шул истәлекле датага багышлап, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, “Онытырга хакыбыз юк!” исеме астында танып белү чарасы үткәрделәр.

Балалар “Бөек Ватан сугышының яшь геройлары” дип аталган электрон презентация карадылар.  5 нче сыйныф укучылары герой- пионерлар турында чыгыш ясадылар. Китапханәче геройларга багышланган китапларга күзәтү үткәрде. Яшь геройларның данлы сугышчан батырлыклары киләчәк буын хәтерендә мәңгегә калырга тиеш.