Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Күңелемдә Афганистан әрни»

14-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәптә үткәрелгән «Күңелемдә Афганистан әрни» дип исемләнгән әфганчылар белән очрашуда катнашты.

Мәктәп укучылары белән очрашуга  килгән әфган сугышында катнашкан сугышчы-интернационалист Флер Хәнәфи улы Сәлахов,  Виль Мильс улы Усманов, авылдашыбыз, әфган сугышында катнашкан Ильшат Миргасим улы Нуретдинов үзләренең сугыштагы тормышлары, командирлары һәм хезмәттәшләре, сугышчан көннәре, хатирәләре белән уртаклаштылар. Китапханәче авылдаш сугышчы интернационалист турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. 9 нчы сыйныфның егетләре- булачак солдатлар тизлектә, җитезлектә хәрби конкурсларда көчләрен сынадылар. Соңыннан катнашучылар һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар.