“Йөрәк бит ул һаман яшәрә”
8 нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, бәйләм түгәрәгенә йөрүче ханымнар өчен язучы, шагыйрә Фирдәвес Әһлиянең тууына 70 яшь тулу уңаеннан, “Йөрәк бит ул һаман яшәрә” дип исемләнгән кичә-портрет үткәрде.
Китапханәче юбилярның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Авторның “Йөрәкнең соңгы кылы” дип аталган китабына күзәтү үткәрде.Китапка язучыны таныткан күренекле шәхесләребез турында документаль повестьлар, төрле елларда язылган шигырьләре кергән. Китапханәче туган телгә багышланган шигырьләренә тукталып үтте.Катнашучылар шагыйрәнең лирик шигырьләрен кычкырып укыдылар.