Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Кызыклы һөнәрнең йөзе»

18-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, югары сыйныф укучылары өчен «Кызыклы һөнәрнең йөзе» рубрикасы кысаларында, авылдашыбыз Зөлфия Рәсим кызы Латипова белән очрашу үткәрде.

Казан дәүләт университетында эколог –биолог  белгечлеге алган авылдашыбыз кызыклы һөнәр иясе генә түгел, ил күләмендә бик билгеле шәхес. Аның регалиеләрен дә санап бетергесез:

•«Радуга»ял һәм туризм оештыру Үзәге " ҖЧҖ оештыручысы һәм хуҗасы;

•ТР авыл туризмының төбәк ассоциациясе рәисе;

•Университетта укыган вакытта табигатьне саклау буенча Бөтенсоюз дружиналар хәрәкәтенең тыюлыклар буенча дружинаара отряд координаторы була.

•Шулай ук, ТР яшьләр экологик хәрәкәте рәисе һәм оештыручыларның берсе булып торган;

•"Патриот" хәрби-патриотик клубы җитәкчесе ;   

•"Патриот"эзләү отряды командиры;

•Россия авыл экотуризмын милли асоциацияләү кординация Советы әгъзасы;

•Балалар һәм яшүсмерләр өчен профильле лагерьлар программалары авторы;  

Кунагыбыз белгечлеге буенча хезмәт юлын Төрекмәнстан республикасы (ул вакытта) тыюлыгында башлаган. Катнашучылар Зөлфия Рәсимовнаның чыгышын зур кызыксыну белән тыңладылар.  Тынгысыз авылдашыбыз бүген дә төрле планнар  белән яна. Аңа зур уңышлар телик!