Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Коймак- табын хуҗасы”

24-нче октябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, авылның “Ак калфаклар” берләшмәсе белән берлектә, “Коймак- табын хуҗасы” дип аталган Коймак бәйрәме үткәрделәр.

Катнашучыларның һәрберсе тәмле итеп коймаклар пешереп алып килгәннәр. Ханымнар чәй табыны артында үз рецептлары белән бүлештеләр. Коймакның ниндие генә юк иде: ачы камырдан, төче камырдан, кабак коймагы, алма коймагы һәм башка төрле- төрле телеңне йотарлык коймаклар бәйрәм табыны күрке булды. Китапханәче коймак пешерергә өйрәткән китапларга күзәтү ясады. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хакимова Р.кызыклы викторина үткәрде.