«Интернет: Куркынычсыз, кызыклы, файдалы»
25-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен интернет куркынычсызлыгы буенча «Интернет: Куркынычсыз, кызыклы, файдалы» дип исемләнгән квест- уен үткәрде.
Катнашучылар интернет куркынычсызлыгы буенча китаплар белән таныштылар, кагыйдәләрен искә төшерделәр, белемнәрен, ике командага бүленеп, төрле мавыктыргыч уен- ярышларда ныгыттылар.