“Гасырны үзенә сыйдырган иҗат”
22-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта һәм өлкән яшьтәге китап укучылар өчен, Н.Исәнбәтнең тууына 125 ел тулуга багышлап, “Гасырны үзенә сыйдырган иҗат” дип исемләнгән кичә-портрет үткәрде.
Китапханәче язучы, галим, фольклорчы, тел белгече, педагог Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы, күпкырлы иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.