Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Холокост корбаннары истәлегенә”

27 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, яшүсмерләр өчен, “Холокост корбаннары истәлегенә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.

Немец фашистларының кешелек тарихында мәңге юылмас кабахәтсезлеге турында  Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хәкимова Р. сөйләп үтте. Китапханәче күренекле педагог, үзе җитәкләгән  “Ятимнәр йорты” ның 200 баласы хакына үзен корбан иткән Януш Корчакның фаҗигале язмышына тукталды. Соңыннан катнашучылар Холокост фаҗигасе турында белемнәрен тикшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр. Беренчелекне алган Харунов Данис, икенче урын - Шәңгәрәев Райлан, өченче урын алган Шараков Илдан истәлекле бүләкләр алдылар.