“Туган авылым Исергәп”
28 нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, “Алмаш” клубы кысаларында, авылдашыбыз Зәрия Хәбипованың “Туган авылым Исергәп” китабы белән таныштыру чарасы үткәрде.
Катнашучы балалар авторның үзе турында һәм китап язылу тарихы белән таныштылар, китапның бүлекләре буйлап сәяхәт кылдылар. Матур итеп итеп эшләнгән, бик күп фотолар белән баетылган китапны балалар бик яратып карадылар. Бик күп хезмәт куеп, киләчәк буынга шундый олы мирас калдырган өчен Зәрия апага рәхмәтләребез чиксез!