“Сугыш турында укыйбыз
4-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сугыш турында укыйбыз” дип аталган кычкырып уку оештырдылар.
6-7 сыйныф укучылары Хуснутдинова Диляра, Миниахметова Рияна, Хабирова Азалия, Минибаева Ралина, Самигуллина Айназ, Гильманова Камилла М.Җәлилнең тугыш турында шигырьләрен, Ә.Еникинең “Бала”, А.Шамовның “Соры мәче”, Ш. Рәкыйповның “ Гали батыр” хикәяләре кычкырып укыдылар. Китапханәче китапларга күзәтү үткәрде.