Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Сталинград-батырлыкның үрнәге”

1-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Сталинград-батырлыкның үрнәге” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.

1418 көн һәм төнгә сузылган Сталинград сугышы-  илебез һәм дөнья тарихында Бөек Ватан сугышының иң канкойгыч бәрелеше булып уелып калган. Икенче бөтендөнья сугышы тарихында тамырдан борылыш булган әлеге сугыш халкыбызның каһарманлык үрнәге булып тора. Китапханәче, электрон презентация ярдәмендә, чарада катнашучы балаларга сугышның тарихы, халыкның фидакарь батырлыгы турында сөйләде. Алган мәгълуматны видеофильм аша ныгыттылар. Чара ахырында үткәрелгән викторинада укучылар бик актив катнаштылар