Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Ватан геройларына багышлана...”

6 нчы декабрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Ватан геройлары көне уңаеннан “Ватан геройларына багышлана...” дип исемләнгән мәгълумат сәгате үткәрделәр.

Чарада сүз Ватанның бүгенге көн геройлары хакында барды. Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган якташларыбыз турында видеофильм күрсәтелде. Чарада катнашучы яшүсмерләр авылдашыбыз, һәлак булган герой Динар Римович Гафиятуллинның мисалында, хәрби бурычны намус белән үтәү, Ватанга тугрылыкның үрнәге белән таныштылар. Ватан өчен һәлак булган геройларның исемнәрен онытырга безнең хакыбыз юк.