Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Кыш бабай белән күңелле уеннар”

3-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, “Кыш бабай белән күңелле уеннар” дип исемләнгән уенлы күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Балаларның кышкы ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен оештырылган бу чарада катнашучылар, ике командага бүленеп, төрле уен- конкурсларда көч  сынаштылар. Кыш бабай чарага килүче балаларга үзенең күчтәнәчләрен тапшырды.