Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Еллар - минем байлыгым»

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле өлкәннәребезгә багышлана. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чаралары ветераннарга рухи ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. 30 нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Еллар - минем байлыгым» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте. Күңелле концерт номерлары, хуш исле чәй һәм тәмле сый очрашуның күңелле дәвамы булды. Шатлыклы кәеф, сый-хөрмәт өчен рәхмәт-бу чараның төп нәтиҗәсе.