Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Бер ил, бер гаилә,бер Россия”

2023 елдан башлап, 30 - нчы сентябрьдә, Россиядә яңа истәлекле дата – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә.Шушы истәлекле дата уңаеннан, 26 - нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 12-14 яшьлек мәктәп укучылары өчен, “Бер ил, бер гаилә,бер Россия” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.

Чараны оештыручылар укучыларга  бәйрәмнең тарихы, Донбасс халкының Россиягә кушылырга, туган рус телендә иркен сөйләшергә омтылышы турында сөйләделәр. Балаларны үз Ватаннарын яратырга, илебез тарихын истә тотарга, аның символларын хөрмәт итәргә, аның белән горурланырга һәм һичшиксез безнең һәрберебезнең аның бер өлеше булуын истә тотарга өндәделәр.