Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Тук чыгарсың син кышны, саклый белсәң уңышны”

19 нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен “Тук чыгарсың син кышны, саклый белсәң уңышны” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

Чара якташыбыз Асия Юнысованың “Көз мизгеле” дигән шигыре белән башланып китте.Табигатьне алтын төсләргә манган, мул уңышы белән елның бу фасылы, чыннан да, бик матур. Катнашучылар үзләре үстергән уңыш үрнәкләрен алып килгәннәр. Яшелчә, җиләк- җимешне кышка әзерләү буенча рецептлар белән уртаклаштык.Табышмаклар чишеп, викторина сорауларына җаваплар эзләп, күңелле уеннар, ярышлар белән үрелеп барган кичә чәй табыны артында төгәлләнде.