“Алишның тылсымлы әкиятләре”
17-нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, А.Алиш туган көне уңаеннан “Алишның тылсымлы әкиятләре” дип исемләнгән кычкырып уку үткәрделәр.
Өстәмә реквизитлар - йомшак уенчыклар белән тулыландырылган кычкырып уку төрен нәниләр аеруча ярата. Балалар әкиятләр тыңлап, уенчыклар белән уйнадылар, китаплар карадылар. Саф һавада күңелле чара нәниләргә бик ошады.