Спорт сөя гаиләбез
28 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, балалар һәм әниләр өчен “Спорт сөя гаиләбез” дип аталган уенлы –конкурслы күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Катнашучылар спорт темасына викторина сорауларына җавап бирделәр, китаплар белән таныштылар, төрле хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар. Чара ахырында оештыручылар катнашучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр, иң активларга призлар, һәр катнашучы балага татлы призлар өләштеләр. Чара бик күңелле үтте.