«Татулык иле,туганлык иле-Татарстаным»
29 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә,Татарстан Республикасы көненә багышлап, «Татулык иле,туганлык иле-Татарстаным»дип исемләнгән яшүсмерләр өчен викторина үткәрделәр.
Чара барышында катнашучылар Татарстанның язучылары, республиканың административ-территориаль төзелеше һәм туган якның географик үзенчәлекләре, республиканың дәүләт символлары һәм тарихи эшлеклеләре, республиканы үзгәртеп коруның истәлекле даталары турындагы сорауларга җаваплар бирделәр.