Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Гаилә тарихында минем тарих

23 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Гаилә тарихында минем тарих» дип исемләнгән шәҗәрә төзүгә багышланган кичә үткәрделәр.

Кичәгә чакырылган авылдашыбыз, туган төбәкне өйрәнү белгече Зәрия Габдулловна Хәбипова шәҗәрә төзү серләренә өйрәтте. Чарада катнашучы Миләүшә Әхтәмова үз нәселләренең шәҗәрәләрен Family Gem электрон кушылмасы аша төзүләрен сөйләде. Кичә күңелле чәй табыны артында төгәлләнде .