Куркынычсызлык әлифбасы
8 - нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Куркынычсызлык әлифбасы” дип исемләнгән иминлек сәгате үткәрделәр.
Катнашучылар тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәрен искә төшерделәр. Иминлек кагыйдәләре буенча төзелгән викторинада актив катнаштылар.Китапханәче шул эчтәлектәге китапларга күзәтү үткәрде. Саф һавада Р.Хәкимова оештырган спорт уеннары бик күңелле үтте. Тамаша залында балаларның җәйге иминлеге буенча видеороликлар карадылар. Соңыннан лоторея уеннары уйнап, чарада һәр катнашучы бүләкләр оттылар. Иң актив катнашучылар (беренче урынга- Хабирова Азалия, икенче урынга- Суфиянов Данир, өченче урынга Латыпова Гүзәл) махсус призларга лаек булды.