“Балалар яшәргә тиеш!”
27-нче июль көнне, без кайгылы датаны-Донбасста һәлак булган балаларны искә алу көнен билгеләп үтәбез.
Шул уңайдан, 25 нче июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагерына йөрүче балалар өчен “Балалар яшәргә тиеш!” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр.
Чарада күрсәтелгән “Ангелы Донбасса” исемле видеоролик бер генә катнашучыны да битараф калдырмагандыр. Корбан булган балаларның якты истәлеген символлаштырган торналарны кәгазьдән ясау буенча мастер-класс күрсәтелде. Балалар бик тырышып кәгазьдән торналар ясадылар.