Һәр һөнәр дә кирәкле
24- нче июль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагерына йөрүче балалар өчен, “Һәр һөнәр дә кирәкле” дип исемләнгән уен- конкурслы чара үткәрделәр. Катнашучы балалар һөнәрләр турында төзелгән анаграммалар чиштеләр, мәкальләрнең дәвамын искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. Белгәнлектә, тапкырлыкта Хабатуллин Ислам җиңүче дип табылды.