«Чәчәк ат, минем Ватаным!»
12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме – Россия көне билгеләп үтелә. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы – аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Шушы вакыйга уңаеннан, 11 нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен «Чәчәк ат, минем Ватаным!» дип аталган конкурслы танып белү сәгате үткәрде. Балалар бәйрәм тарихы белән, китаплар белән таныштылар. Ике командага бүленеп, дәүләт символлары бүлегендә герб рәсеменнән пазл җыйдылар, “геральдика” сүзен хәрефләрдән төзеделәр, төсле кәгазьдән илнең байрагын җыеп күрсәттеләр, гимнның төшеп калган сүзләрен атадылар, мәкальләрне дөрес итеп дәвам иттеләр. Ил тарихы буенча викторинада бик актив катнашып белемнәрен күрсәттеләр. Уенның иң күңеллесе- бөек илебез Россия күңелдә ни белән ассоциацияләнә, шул сүзләрне ясалган яфракларга язып дәүләт символы саналган каен рәсеменә төшерергә кушылган биреп булды.
Балалар бу бәйрәмнән күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген сакларга кирәклеген, һәркемнең Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуын фикер итеп таралыштылар.