“Акча турында без ни беләбез?”
7-нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен “Акча турында без ни беләбез?” дип аталган уен- викторина үткәрделәр.
Катнашучылар акчаларның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Икътисадый викторинада көчләрен сынадылар, кызыклы ярышларда катнаштылар.