«Лукоморье әкиятчесе= Сказочник Лукоморья»
6-нчы июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан, «Лукоморье әкиятчесе= Сказочник Лукоморья» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәгә мәктәп яны лагере балалары килгән иде. Китапханәче бөек рус әдибенең тормыш юлы һәм балалар өчен язылган китапларына тукталып үтте. Әкиятләре буенча төзелгән викторинада балалар бик актив катнаштылар. Пушкин әкиятләре бик яратуларын белдерделәр. Катнашучылар яраткан шигырьләрен кычкырып укыдылар. Соңыннан авторның “Сказка о мертвой царевне и о семи богатырях” әкияте буенча экранлаштырылган мультфильмын карадылар.