Шәмдәлләрдә генә утлар яна
4-нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп лагере балалары өчен «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрде.
Авылдашыбыз язучы Миргазиян Юнысның арабыздан китүенә ун ел тулды. Ләкин ул безнең өчен һәрвакыт үрнәк, авылыбыз горурлыгы булып калачак. Катнашучы балалар күренекле әдипнең кыскача тормыш юлы белән таныштылар. Китапханәче авылдашыбызның балалар өчен язылган автобиографик әсәре буенча эшләнгән электрон презентация аша “Занзибар зәңгәр болытлар артында” исемле китабы турында сөйләде. Аннары “Бертуган Юныслар” музеена экскурсия үткәреп, язучының шәхси әйберләре, сыннары, кул эшләнмәләре белән таныштылар.