«Дөнья балачактан башлана»
1-нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Балаларны яклау көненә багышлап «Дөнья балачактан башлана» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, күңелле эстафета уеннарында катнаштылар. Бәйрәмне асфальтта рәсем төшерү конкурсы төгәлләде. Интеллектуаль конкурста Ахметханова Алианадан бер балл өстенлек белән Ногманова Рания җиңү яулап китап белән бүләкләнде. Асфальтка төшерелгән матур рәсемнәр бик күп иде. Җиңүчене билгеләү бик катлаулы булды. Рәсем төшерү осталары дип Газимов Айдар һәм Шәйдуллина Алина табылды. Бәйрәмгә килгән балаларның берсе дә татлы бүләксез калмады. Бәйрәм бик күңелле үтте.