Хәзинәләр атавы
27 - нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар өчен, 27 май- Китапханәләр көне уңаеннан, “Хәзинәләр атавы”дип аталган танып белү чарасы үткәрде.
Китапханәче бәйрәм тарихы белән, беренче китаплар, китапханәләр, яңа кайткан китаплар белән таныштырды, китапханә буенча экскурсия үткәрде. Укытучы- тәрбияче Хәбипова Р.М. балаларга китаплар укуның әһәмиятенә басып ясап, балачак истәлекләре белән уртаклашты. Катнашучы балалар яраткан шигырьләрен яттан сөйләделәр.