Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Шатлык бирүче матурлык

29-нчы май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәп яны лагеры балалары өчен “Шатлык бирүче матурлык” дип исемләнгән конкурслы танып белү чарасы үткәрделәр.

Катнашучы балалар чәчкәләр турында викторина сорауларына җавап биреп, чәчкәләрне бик яратуларын, тануларын, кайда үсүләрен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чәчкә таҗына язылган биремнәрне үтәделәр, чәчкә исемнәре буенча анаграмма чиштеләр. Чара азагында табигатьне, чәчкәләрне ярату гына түгел, аларны сакларга кирәклеге турында үз фикерләрен әйттеләр.