Алар җиңү яулап кайтты
28 - нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, “Алар җиңү яулап кайтты” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Бөек Ватан сугышында катнашып исән кайткан авылдашларга багышланган электрон презентациядә һәр сугышчы турында мәгълумат теркәлгән.
Киләчәктә аны тагын да фотолар, яңартылган мәгълуматлар белән тулыландыру күздә тотыла. Эзләнү эшләрендә балалар да катнашырга әзер булуларын белдерделәр.