Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Өй янында гөл-бакча

23-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Өй янында гөл-бакча» дип исемләнгән, чәчәкләр, гөлләр үстерүгә багышланган конкурслы күңел ачу кичәсе үткәрделәр.

Катнашучылар чәчкәләр турында викторина сорауларына җавап бирделәр, анаграммалар чиштеләр, чәчкә исемнәренең рус телендә исемнәрен белделәр. Ромашка таҗларында  язылган төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, тәкыя үрү буенча тизлеккә ярыштылар. Уңган ханымнар үзләре үстергән чәчәк, гөл үсентеләре алып килгәннәр иде, бик теләп аларны үстерү серләре белән бүлештеләр.