Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Бар да гаиләдән башлана

17-нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Халыкара гаилә көненә багышлап, “Бар да гаиләдән башлана” дип исемләнгән конкурслы күңел ачу чарасы үткәрде.

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм тарихы турында сөйләделәр, китаплар белән таныштырдылар. Бәйрәмдә катнашкан Дәүләтовлар, Ибатовлар, Сөләймановлар, Хөснетдиновлар гаиләләре җитезлектә, тапкырлыкта,уңганлыкта көчләрен сынадылар. “Гаиләнең кичке ашы”, “Гаиләнең хыял йорты”, “Баланы мәктәпкә әзерләү”, “Әкиятне танып бел!” һ.б. кызыклы конкурсларга нәтиҗә ясаганнан соң, жюри һәр гаиләне аерым номинацияләрдә җиңүче дипломнары белән бүләкләде. Кечкенә катнашучылар татлы бүләкләр алдылар.