“Тукайлы балачак”
26 нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Тукайлы балачак” дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрде. Нәниләр Г.Тукайның китаплары белән таныштылар, әкиятләре, шигырьләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, әкият рәсемнәрен җыйдылар. Китапханәче шигырьләрен кычкырып укыды.