Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Сәламәтлек- яшәү нормасы»

Сәламәтлек-тормышның төп кыйммәте. Гомер озынлыгы еллар белән үлчәнә, ә аның сыйфаты -сәламәтлек белән. Сәламәт булу-кешенең табигый теләге, һәм ул иртәме-соңмы үз сәламәтлеге турында уйлана. Үзе һәм сәламәтлеге турында кайгырту кешегә озын гомер һәм мәңгелек яшьлек бирә ала. Моның өчен сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен белергә кирәк. 11 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Сәламәтлек- яшәү нормасы»дип исемләнгән конкурслы, уенлы күңел ачу кичәсе үткәрде. Чарада катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, командаларга бүленеп биремнәр үтәделәр. Катнашучылар игътибарына «Гомерең озын булсын!» исемендәге китап күргәзмәсе төзелде.