Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Терлек асрауның файдасы”

2-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Авыл яши” республика проекты кысаларында, терлекчелеккә багышланган “Терлек асрауның файдасы” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.

Очрашуда районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы урынбасары Марат Мансур улы Белалов чыгыш ясады.Ул шәхси хуҗалыкларда терлек асрауда республика проектлары, субсидияләр һәм башка ярдәмнәр турында сөйләде. Районның республика проектлары белән файдаланучы фермерлар, шәхси хуҗалыкларның тәҗрибәсе белән уртаклашты, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Китапханәче терлекчелек буенча китапларга күзәтү ясады.