Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Ленинград. Батырлыкның үлемсезлеге”

23-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Ленинград камалышының өзелүенә 80 ел тулу уңаеннан, урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Ленинград. Батырлыкның үлемсезлеге” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче, электрон презентация ярдәмендә, Ватаныбыз тарихының героик битләренә тукталып,, камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрнең нинди сынаулар кичергәне, шәһәрнең  героик халкы, аларның патриотизмы, Ладога күле буйлап үткән «тормыш юлы» турында сөйләде. Балалар хәрби-блокада хроникасының видео материалларын аеруча тетрәнү белән карадылар. Икмәкнең ни кадәр кадерле булуына инандылар. Чара ахырында Ленинград камалышын чагылдырган китаплар белән таныштылар.