“Холокост- буыннар хәтере”
24-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен, Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган “Холокост- буыннар хәтере” дип аталган хәтер сәгате үткәрде.
«Холокост - кешелеккә каршы җинаять» презентациясе ярдәмендә катнашучылар “Холокост” сүзенең нәрсә аңлатканын, шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы елларында яһүдләрнең геноциды, алар оккупацияләгән территорияләрдә фашистларның вәхшилекләре турында белделәр. Үлем лагере Аушвиц, анда һәлак булган балалар, концлагерьдан азат ителгәннән соң үлгән яһүд кызы Анна Франк язмышы һәм аның көндәлеге турында сүз барды.