Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең дә кирәге сез

30-нчы ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Аналар көненә багышлап, “Гаиләнең йөрәге сез, һәркемнең дә кирәге сез“ дип исемләнгән өлкән яшьтәгеләр өчен конкурслы күңел ачу кичәсе үткәрде.

“Уңганнар” һәм “ Эшчәннәр” командалары викторина сорауларына җавап бирүдә, әниләргә багышланган мәкальләрне, “Кара тартма” эчендәге аш-су бүлмәсе кирәк- яракларын белүдә, эстафета ярышларында һәм башка төрле конкурсларда көч сынаштылар. Кичә тәмле чәй табыны артында фикер алышу белән төгәлләнде.