«Яңа гасыр- яңа һөнәрләр»
24 нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, яшүсмерләр өчен «Яңа гасыр- яңа һөнәрләр» дип исемләнгән конкурс- уен үткәрде.
Чара барышында катнашучылар яңа барлыкка килгән һөнәрләр, аларның исеме, нинди өлкәдә кулланылышы, һөнәр иясе өчен кирәкле сыйфатлар турында мәгълумат алдылар. Билгеләмәләр буенча һөнәр иясен табу, Климов системасы буенча һөнәрләр бүленешенә мисаллар китерү, һ.б. уен-конкурсларда катнаштылар.