Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Ничек Кеше булырга яки Электроник маҗаралары»

18- нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Татарстанда фәнни-технологик усеш елы кысаларында, «Ничек Кеше булырга яки Электроник маҗаралары» дип аталган киносалон үткәрде.

«Электроник маҗаралары» фантастик тарихын Е.Велтистов язган. Китап күп буыннарның яраткан китабына әйләнде. Бу әсәр кибернетиканың чиксез мөмкинлекләренә гимн. Әсәр мөстәкыйль, тәвәккәл, җаваплы, дус булырга өйрәтә. Үз гамәлләре өчен җавап бирергә һәм үз проблемаларын башкаларга йөкләмичә, үз-үзеңне хәл итәргә өйрәтә. Китапханәче чарага килгән урта яшьтәге мәктәп укучыларын язучы һәм аның китабы, китапның язылу тарихы белән таныштырды. Соңыннан катнашучылар китап сюжеты буенча экранлаштырылган «Электроник маҗаралары» фильмын карадылар.