Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Ачышлар һәм уйлап табулар сере”

17-нче гыйнвар дөнья күләмендә Балалар уйлап табулары көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм танылган шәхес, Америка галиме, сәясәтчесе Бенджамин Франклинның туган көненә туры китереп үткәрелә башлаган.

Балалар уйлап табулары көне һәм фәнни-технологик үсеш елы рамкаларында, 17-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән берлектә, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Ачышлар һәм уйлап табулар сере” дип аталган мәгълумати танып белү сәгате үткәрде.

Китапханәче катнашучыларны бәйрәм тарихын сөйләп үтте, китапларга күзәтү ясады. Мәдәният йорты хезмәткәре Г.Насибуллина электрон презентация ярдәмендә кечкенә уйлап табучыларның ачышлары белән таныштырды.