“Әкият”тә кунакта”
16-нчы гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Әкият”тә кунакта” дип исемләнгән, Татарстандагы балалар театрлары буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.
Республикабызның Татар Дәүләт “Әкият” курчак театры оешуга быел 90 ел тула. Театрда 27 ел директор булып эшләгән безнең якташыбыз Роза Яппарова да быел 75 еллык күркәм юбилеен билгеләп үтә. Электрон презентация аша балалар “Әкият” “Әкият” курчак театрының оешу тарихы, тамаша заллары, театрның куйган спектакльләре белән таныштылар, якташыбыз турында мәгълумат алдылар, республикабызның башка шәһәрләрендә дә балалар өчен күп кенә театрлар барлыгын белделәр.