Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

“Бар һөнәр дә кирәкле”

11 нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, урта һәм кече яшьтәге балалар өчен “Бар һөнәр дә кирәкле” дип аталган конкурслы танып белү чарасы үткәрделәр.

Балалар әкиятләрдәге персонажларның һөнәрләрен ачыкладылар, биремнәрдә мәкальләрдәге төшереп калдырылган һөнәрләрне таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, һөнәрләр турында китаплар белән таныштылар. Соңыннан төймә тагу буенча мастер- класста күнегүләр ясадылар.