«Бөек кеше- галиҗәнап укытучы!»
19 нчы октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Укытучы һәм остаз елы кысаларында, өлкән яшьтәгеләр өчен «Бөек кеше- галиҗәнап укытучы!» дип исемләнгән тематик кичә үткәрделәр.
Кичәдә укытучылар турында җырлардан өзекләр, шигырьләр, бөек кешеләрнең канатлы сүзләре яңгырады. Катнашучылар, ике командага бүленеп, («Галимнәр» һәм «Мөгалимнәр» командалары) фәннәр буенча викторина сорауларына җавап бирделәр, «Транспортир » сүзеннән төрле сүзләр ясадылар, башваткычлар чиштеләр, мәкальләрнең дәвамын эзләделәр. Күңелле ярышта бераз гына өстенлек белән «Мөгалимнәр»командасы җиңү яулады. Кичә уеннар, биюләр белән дәвам ителеп, бик күңелле үтте.