Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Ватанны коткарган - үлемсез»

2 нче ноябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, яшүсмерләр өчен, «Ватанны коткарган - үлемсез» дип исемләнгән конкурслы танып белү чарасы үткәрделәр.

Катнашучылар, электрон презентация ярдәмендә, тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар, шушы тарихи вакыйганы чагылдырган китаплар белән таныштылар. Иң күп белүче исеменә Шараков Радмир лаек булды.