“ Татарстан- тынычлык һәм дуслык бакчасы”
10 - нчы август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет яны лагере балалары өчен, Республика көненә багышланган “ Татарстан- тынычлык һәм дуслык бакчасы” дип исемләнгән конкурслы танып белү чарасы үткәрде.
Командалар Ватаныбыз тарихы, истәлекле даталарга багышланган викторинада, уеннарда, плакатлар конкурсларында көч сынаштылар. Китапханәче соңыннан китапларга күзәтү ясады.