“Сәламәтлекне яшьтән саклыйк!”
2 - нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәчет оештырган җәйге лагерь балалары өчен “Сәламәтлекне яшьтән саклыйк!” дип исемләнгән мәгълумати танып белү чарасы үткәрде.
Сәламәтлек һәм авылның әйләнә- тирә мохиты турындагы әңгәмәдә балалар бик актив катнашты. Сәламәт яшәү рәвеше буенча китапларга күзәтү ясалды, викторина үткәрелде.