“Бәхет ачкычы”
1 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәчет яны лагеренә йөрүче балалар өчен Ф. Бәйрәмованың “Бәхет ачкычы” китабына күзәтү ясады.
Нәрсә ул – бәхет? Аның сере нәрсәдә һәм ачкычы Кем кулында? Ай һәм йолдызларны, бар тереклек дөньясын, кеше тәнендәге һәр күзәнәкне Кем тотып тора һәм яшәтә? Балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган бу китапта менә шушы сорауларның барчасына да җавап табарга мөмкин. Бу китап шулай ук география, биология, анатомия, тарих, психология, астрономия укытучыларына һәм ата- аналарга да зур ярдәмлек булып тора.
Катнашучылар китап бүлекләре буенча әңгәмәдә актив катнашылар. Өзекләрне кычкырып укыдылар.