Хәтердән җуелмас канлы көн
22 июнь - тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер безнең ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр. Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
22 нче июнь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Хәтердән җуелмас канлы көн” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрделәр.
Мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар авыл уртасындагы сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә төзелгән обелискка чәчәкләр куйдылар, сугыш башлану тарыхын тыңлап үттеләр. Аннары авыл тарихының сугыш чорын тасфирлаган видеоролик карадылар.